16+

Тукай да хезмәт иминлеген кайгырткан

Россиядә узган ел хезмәт саксызлыгы аркасында 1,5 мең кешенең, шул исәптән Татарстанда 40 кешенең вакытсыз гомере өзелгән.

Тукай да хезмәт иминлеген кайгырткан

Россиядә узган ел хезмәт саксызлыгы аркасында 1,5 мең кешенең, шул исәптән Татарстанда 40 кешенең вакытсыз гомере өзелгән.

 

“Ут, төтен, фабрик-завод берлә

Һаман кайный Казан,

Имгәтеп ташлап савын,

Сау эшчеләр сайлый

Казан,  Габдулла Тукай.


- Милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукай да хезмәттәге имгәнүләргә борчылган. Без аның “Казан” дигән шигырендәге юлларны үзебезнең эшчәнлеккә шигарь-лозунг итеп алдык. Хезмәт иминлеге һәрвакыт мөһим алшарт. Җитештерелгән товар яки эш никадәр генә кыйммәтле булса да, ул кеше гомереннән дә кыйммәтрәк була алмый, чөнки кеше гомере бәһасез. Шунлыктан, унберенче ел рәттән “Хезмәт иминлеген саклау буенча иң яхшы белгеч” республикакүләм конкурс оештырабыз, - диде Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе рәисе Фәнил Габдрахманов.

Быелгы бәйге 28 апрель - Бөтендөнья эш урынында иминлек һәм сәламәтлек көненә, шулай ук Казанда 22-27 августта WorldSkills Дөнья чемпионатына багышлап уздырыла. Әлеге чарага Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм махсус эш киемнәре, җайланмалары җитештерүче предприятиеләр теләктәшлек күрсәтә.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт иминлеге мәсьәләсен шәхси күзәтчелектә тота. Республикада ун елда хезмәт урынында имгәнүләр һәм үлем очраклары 3 мәртәбәгә кимеде. Һәр кеше эштән өенә исән-имин кайтып керергә тиеш. Мондый конкурслар хезмәт иминлеген саклаучыларның һөнәри осталыгын күтәрә, - диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев.
-Мин 44 ел “погонлы” кеше булдым, хезмәт иминлегенә кагылышлы эштә икенче елым гына әле, - дип, сүз алды “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов. - Хезмәт иминлеген саклауда әллә никадәр таләп, мәшәкать. Ләкин, аларны катгый үтәргә кирәк, кешеләр иминлегенә акча кызганырга ярамый.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин да хезмәт иминлегенең мөһимлеген искәртеп сөйләде.
- Кайчак түбәдә яки биеклектә эшләгән кешеләрнең иминлек чараларын кулланмавын күрәм. Мондый җавапсызлык фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Хезмәт иминлеге белгечләре мондый күренешләрне чикләсен, андый кешеләрне эштән читләштерсен. Җитәкче хезмәт иминлеге мәсьәләсенә игътибарсыз икән, коллектив бердәм булып, таләп итсен, - диде ул.

Хезмәт иминлеге бәйгесендә быел йөздән артык предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты. Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе хезмәт иминлеге темасына интернет конкурслар да үткәрә. Хезмәт иминлегенә кагылышлы плакат һәм күрсәтмә-кулланма (инструкция) текстларны предприятиеләр, учреждениеләр рус, татар телләрендә генә түгел, рәхәтләндереп, үзбәк һәм мари телләрендә дә язып җибәргәннәр. Фәнил Габдрахманов әйткәнчә, күпмилләтле республикабыз халкы өчен хезмәт иминлеге-уртак мәсьәлә.       

Автор фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading