16+

Тукталышта кешеләрне атып үтергән егет үз-үзенә кул салган

18 яшьлек Данил Монахов тукталышта кешеләргә аткан. Нәтиҗәдә дүрт кеше һәлак булган, өч кеше авыр яраланган. Зыян күрүчеләр арасында егетнең әбисе дә бар. Аңа операция ясаганнар, хәле авыр дип бәяләнә.

Әлеге хәл 12 октябрь көнне Түбән Новгород өлкәсенең Большеорловское авылында булган. Егет Түбән Новгородтан әбисе янына кайткан. Ике арада низаг чыгып, егет әбисенә, ә аннан соң урамга чыгып кешеләргә аткан һәм урманга качкан.

Ул урманда үле килеш табылган. Тәнендә үз-үзенә кул салу билгеләре табылган. Аңа карата психиатрия экспертизасы билгеләнгән.

Данилның Түбән Новгородта әти-әнисе белән яшәве мәгълүм. Мәктәптә “өчле” билгеләренә укыган. Аны тәмамлагач, укуын дәвам итәргә теләмәгән. Сыйныфташлары сүзләренчә, ул тыныч малай булган. Сәламәтлегенә бәйле рәвештә армиягә бармаган. 

Сыйныфташ кызы әйтүенчә, Данил мәктәптә коралдан ут чыгарырга янаган булган, әмма ул чакта бу хәлгә күз йомганнар һәм ул укуын дәвам иткән.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading