16+

Кәкре борын өчен 2,5 млн сум таләп итә

Ессентуки шәһәрендә сыйфатсыз хезмәт күрсәтү турында эшне суд тикшергән.

Ессентуки шәһәрендә сыйфатсыз хезмәт күрсәтү турында эшне суд тикшергән.

Биредә яшәүче хатын ринопластика нәтиҗәсе белән канәгать түгел. Ул түләүле клиникада операция ясаткан булган. Хәзер бу хатын медицина оешмасыннан компенсация таләп итә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Әлеге хатынга «тышкы борын кәкрелеге» диагнозы куйганнар. Ул түләүле клиникага килеп, әлеге дефектны төзәтергә тели. Табиблар ринопластика ясарга ризалаша. Яклар операция вакытын килешә.

Беренче операция нәтиҗәсе булмый. Дефект бетми, табиблар «берни эшли алмыйбыз» диләр. Тик бу операциядән соң хатынның борынында тагын деформация дә барлыкка килә. Шуннан соң ул кабат шушы ук хастаханәдә тагын шундый ук процедура узарга карар кыла.

Икенче операция дә уңышлы булып чыкмый. Дефект тагын үз урынында кала. Клиникадан тулысынча күңеле кайткан хатын башка хастаханәгә китә, табибларның хатасын шунда төзәтмәкче була. Ул судка шикаять биреп, уңышсыз операцияләр өчен акча таләп итә.

Ессентуки шәһәр суды әлеге шикаятьне караган. Хатын 2,5 млн сум таләп итә. 341 мең сум – операциягә түләгән акча, 647 мең сум зыянны бетерү өчен чыгымнар, 500 мең сум – мораль зыян, 988 мең сум – «неустойка». Суд бу шикаятьне өлешчә канәгатьләндерә. 2,5 млн сум урынына аңа 966 мең сум түләү карары чыгаралар, диелә хәбәрдә.

Чыганак - "Интертат"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading