16+

Туристлар Россияне үз иткән

Футбол буенча дөнья чемпионаты – илнең туристлык мөмкинлекләрен күрсәтү өчен менә дигән форсат. Ул гына да түгел, туризм үсешенә шактый этәргеч тә бирәчәк. Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов шундый фикердә тора. 

Туристлар Россияне үз иткән

Футбол буенча дөнья чемпионаты – илнең туристлык мөмкинлекләрен күрсәтү өчен менә дигән форсат. Ул гына да түгел, туризм үсешенә шактый этәргеч тә бирәчәк. Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов шундый фикердә тора. 

Футбол буенча дөнья чемпионаты уза торган шәһәрләргә 5 млн турист килгән. Аерым алганда, Мәскәүдә – 2 млн 700 мең, Санкт-Петербургта – 600 мең, Сочида 500 мең турист булган. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, туристлар агымы кайбер шәһәрләрдә, әйтик, Мәскәүдә – 19 процентка, ә Саранскида исә меңнән артык процентка арткан. Уртача алганда, үсеш 74 процентны тәшкил итә. Кунакханәләрдә яшәүчеләрнең саны да ике-өч тапкырга арткан. 

– Чемпионат алдыннан шактый зур эшләр башкарылды, 20 яңа кунакханә төзелде. Кайбер шәһәрләрдә биш йолдызлы отельләр гомумән юк иде. Хәзер аларда югары хезмәт күрсәтелә торган отельләр эшли. Самарада, Ростов-на-Донуда һәм Саранскида яңа аэропорт сафка басты. Калининградтагы аэропортны төзекләндердек. Чемпионат өчен махсус 100дән артык туристлык маршрутлары булдырылды. Болар барысы да безгә чемпионаттан соң калачак мирас, – дип сөйләде журналистлар белән булган очрашуда спикер. 

Аның әйтүенчә, чемпионат буенча әлегә нәтиҗәләр ясарга иртә, әмма белгечләр Россиягә килүче туристларның артачагына шикләнми.

– Җанатарлар өйләренә кайткач кына, Россия турында шактый кеше беләчәк, сарафан радиосы аша ишетеп килүчеләрнең саны артачак дип уйлыйбыз. Безнеңчә, туристлар агымы 14-18 процентка артачак. 10 процент булса да яхшы күрсәткеч. Хәзердән үк төрле матбугат чаралары, телевидение Россияне мактап сөйли. Социаль челтәрләрдә дә чит ил кешеләре Россиянең кунакчыл ил булуын яза. Күп кенә чит ил җанатарлары илебезне яңадан ача дияргә мөмкин, – ди спикер. 

Ул үзенең чыгышында Казанны да телгә алды. Шәһәребездә отельләр 81 процентка тулган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу – 12 процентка күбрәк. Казанда югары сыйфатлы инфраструктура булдырылган, диде ул. 

Сүз уңаеннан: чемпионат барган көннәрдә Казанның Visit Tatarstan бренды белән аккредитацияләнгән кафе-рестораннарында 21 125 өчпочмак ашалган, 927 литр сыра эчелгән. «Хинкальная» кафесында кунаклар 57 674 хинкали һәм 5786 хачапури ашаганнар. 
Россия җанатарларының уртача чегы бер кешегә – 1500 сум. 
Чит ил җанатары уртача 2000 сум калдыра. 
Иң ягымлы җанатарлар – Колумбиядән килүчеләр. «Перекрёсток Джаза» ресторанында сыйланганнан соң, алар шеф-поварны чакырып, рәхмәт йөзеннән, аңа җыр бүләк иткәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading