16+

Туучы балалар санын арттыру өчен яңа программа булдырылачак

2015 елда Татарстанда 57 399 сабый дөньяга аваз салган булган.

2015 елда Татарстанда 57 399 сабый дөньяга аваз салган булган.

Ә узган елда 21 922 бала туган. 70 меңгә ишәйгән елларыбыз да бар иде, дип 1987-1988 елларны искә алды Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегиясендә.

Барыннан бигрәк беренче балалар туу азаюга борчыла ул. Мондый вазгыять сакланса, авырга туры киләчәген әйтә ул. 
– Без гел демография турында сөйлибез, әмма җитди карарлар кабул ителми.  Ана капиталы бар, дибез. Ләкин ьу программадан алып буласын инде алдык.  Хәлне үзгәртә алырлык башка чаралар кирәк.  Шуңа күрә безгә быел бу юнәлештәге программаны әзерләргә кирәк, - дип бурыч куйды рөстәм Миңнеханов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading