16+

Тынычлык бистәсендә чаңгы базасы төзелә

Спортчылар әзерләү өчен бу иң уңышлы урын, диләр.

Спортчылар әзерләү өчен бу иң уңышлы урын, диләр.

Казанның Тынычлык бистәсендә чаңгычылар өчен стадион төзеләчәк.

Әлеге база спортчылар әзерләү өчен иң уңышлы урынга урнашкан, дип белдерде Татарстанның Чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев бүген журналистлар белән очрашуда.
– Тынычлык бистәсендә төзеләчәк стадионда “Казан чаңгы марафоны”н, республикакүләм башка ярышлар да уздырып булачак, – диде Фәрдиев.

Әлеге төзелеш эшләре Юдино бистәсендә урнашкан “Локомотив” стадионын төзекләндерүгә комачаулык тудырмый, дип ышандыра федерация президенты. Анысында төзекләндерү эшенең беренче этабын инде быел ук төгәлләргә ниятлиләр.
Илшат Фәрдиевның каләм әһелләре белән бүгенге очрашуы чаңгы узышлары буенча хөкемдарларның Бөтенроссия семинары кысаларында узды. Ул Идел буе спорт һәм туризм академиясе базасында берничә көн дәвам итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading