16+

Тынычлык бистәсендә чаңгы-биатлон комплексы ачыла

Халыкара федерация таләпләре буенча проектлаштырылган.

Тынычлык бистәсендә чаңгы-биатлон комплексы ачыла

Халыкара федерация таләпләре буенча проектлаштырылган.

Казанның Тынычлык бистәсендә төзелеп килә торган чаңгы-биатлон комплексы гыйнварда ачылачагы билгеле булды. Төзелеш эше белән Россиянең Чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе белән Татарстан Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты - Россия Чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты Илшат Фәрдиев да танышып кайтты.

Татарстан Чаңгы узышлары федерациясе матбугат хезмәтеннән "ШК" хәбәрчесенә хәбәр итүләренчә, Елена Вяльбе төзелеш эшен югары бәяләгән һәм ике ай эчендә шуның кадәр күләмле эш башкарылуына соклануын белдергән, киңәшләрен дә биргән.

Исегезгә төшерәбез, трасса чаңгы спорты буенча Халыкара федерация таләпләре буенча проектлаштырылган. Ул быелның көзендә төзелә башлады. Биредә Россиякүләм ярышлар уздырып булачак. Чаңгы трассасының озынлыгы – 3 чакрым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading