16+

Указга кул куелды: Сабан туйлары кайчан узачагы билгеле булды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада "Сабан туе" бәйрәмен уздыру турында Указга кул куйды. Чара традицион рәвештә җәйнең беренче аенда узачак.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада "Сабан туе" бәйрәмен уздыру турында Указга кул куйды. Чара традицион рәвештә җәйнең беренче аенда узачак.

Татарстанның авылларында, район үзәкләрендә һәм шәһәрләрендә Сабан туен 10-11 июньдә бәйрәм итәчәкләр. Чаллыда ул 17 июньдә, ә Казанда 24 июньдә узачак.

Татарстан Рәисе Татарстан Министрлар Кабинетына һәм җирле хакимият органнарына бәйрәмне күрсәтелгән срокларда оештыруны тәэмин итәргә кушты. Иҗтимагый оешмаларга һәм берләшмәләргә Сабан туен әзерләүдә һәм бәйрәм итүдә актив катнашырга тәкъдим ителә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен улларыбыз окопларда ач, ялангач, бер йотым суга тилмереп яталар. Аларны Штурмнан чыгару турында уйлаган кеше юк!! КЕМГЭДЕР САБАНТУЙ КИРЭК БУЛГАН. ОЯТ ТУГЕЛМЕ, ЖЭМЭГАТЬ???

    Мөһим

    loading