16+

Украина яклы вәкилләр храм шартлатырга әзерләнгән булган

Үзләре ясаган шартлаткычны кулга алынган затлар храмда шартлатырга планлаштырганнар.

Үзләре ясаган шартлаткычны кулга алынган затлар храмда шартлатырга планлаштырганнар.

Федераль куркынычсызлык хезмәтләре Кырымдагы храмда теракт булдырмый калган. Бу операцияне Украинаны яклый торган “Правый сектор” (Россиядә тыелган экстремистик оешма) вәкилләре башкарырга тиеш булган, дип хәбәр итә ведомствоның Җәмәгатьчелек белән элемтә үзәге.

“Россиянең алты гражданины кулга алынды. Украинаны яклый торган  “Правый сектор” вәкилләре үзләре ясаган шартлаткычны православ храмнарының берсендә шартлатырга әзерләнгән. Шул рәвешле алар халыкны куркытырга теләгән”, - диелә хәбәрдә.

ФСБ хезмәткәрләре кулга алынганнарның берсенең гаражында үзләре ясаган шартлаткычның компонентларын, аны ясарга өйрәткән инструкцияне һәм “Правый сектор” (Россиядә тыелган экстремистик оешма) символикаларын тапкан. Шулай ук шартлау оештыру турында язышкан хатлар да табылган.

Сүз уңаеннан, 20 февральдә АКШның Мәскәүдәге илчелеге Россиянең зур шәһәрләрендә теракт очраклары булу куркынычы сәбәпле, безнең илдә яшәүче американлыларны үзләренең куркынычсызлыгы хакында кайгыртырга өндәгән иде.

“Матбугат чаралары чыганаклары буенча, сәүдә үзәкләренә, метро станцияләренә һәм зур шәһәрләрдә кешеләр күпләп җыела торган урыннарга һөҗүм куркынычы бар. Шул исәптән, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта, Россиянең Украина белән чигендәге  шәһәрләрдә дә”, - диелә илчелек хәбәрендә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading