16+

Украинада хәрби журналист вафат

Ул махсус хәрби операциядә дүрт айдан артык катнашкан.

Ул махсус хәрби операциядә дүрт айдан артык катнашкан.

Украинада бара торган махсус хәрби операцияне яктыртуда катнашучы хәрби журналист, Росгвардиянең ММЧ белән хезмәттәшлек итү департаментының бүлек җитәкчесе, полковник Сергей Постнов һәлак булган.

“13 июньнән 14 нә каршы төндә Сергей Постновның гомере өзелде. Дүрт айдан артык ул махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәде. “V” группировкасы составында Гостомельгә керде, Харковь өлкәсендәге һәм ЛНРдагы торак пунктларны азат итүдә катнашты”, - диелә “Известия” хәбәрендә.

Билгеле булганча, Украинада хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 24 февральдән бара. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading