16+

Украинада махсус хәрби операция вакытында Мамадыш егете һәлак булган

Хәрбине Ульян өлкәсендә җирләнгәннәр.

Хәрбине Ульян өлкәсендә җирләнгәннәр.

2022 елның 23 маенда Украинадагы хәрби операция барышында Мамадыш районында туып-үскән Хәйдәр Әфләтунов вафат булган. 

Хәйдәр 1993 елның 31 мартында Мамадыш районы Яңа Комазан авылында туган. Көек-Ерыкса урта мәктәбен тәмамлаган.

— Хәйдәр минем укучым иде. Тыныч, сабыр һәм максатчан егет. Җиңел атлетика буенча ярышларда даими катнашып, һәрвакыт диярлек җиңүче булды, - дип сөйләде Көек-Ерыкса авыл җирлеге башлыгы Фидаил Шәйхетдинов.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң егет Мамадыш районы Хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә алына. Соңрак ике елга контракт төзеп, хезмәт итәргә кала. Аннары килешүне тагын 5 елга озайталар. Хайдарның контракты 2022 елның сентябрендә төгәлләнергә тиеш була. 
Хәйдәр Әфләтуновның хатыны һәм ун айлык кызы калган.

Фото: Нократ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading