16+

Украинада махсус операция барышында Татарстан егете һәлак булган

Украинада үткәрелүче махсус операциядә Татарстан егете, парашют-десант батальоны санитары һәлак булган. 

Украинада үткәрелүче махсус операциядә Татарстан егете, парашют-десант батальоны санитары һәлак булган. 

Татарстан егете, парашют-десант батальонының өлкән санитары Валерий Ярухин Украинада махсус операция барышында һәлак булган. Аның үлеме турында республиканың Тәтеш районы хакимияте хәбәр итте. 27 май көнне хәрбине туган ягында җирләгәннәр.

Валерий Ярухин Богдашкино авылында туып-үскән. Мәктәптән соң ул Чабаксарда авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган, ә 2013 елда контракт буенча хезмәт итәргә килешү төзегән.

Хәрбинең һәлак булуы турындагы нечкәлекләр билгесез, аның 20 майда җан бирүе генә мәгълүм. 
Ярухинның 13 һәм биш яшьлек ике кызы калган. Аңа 34 яшь булган.

Фотолар: https://tetushi.tatarstan.ru/index.htm/news/2090663.htm

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading