16+

Украинадагы махсус операция тәүлек ахырына кадәр тәмамланырга мөмкин

Украинадагы махсус операция тәүлек азагына кадәр тәмамланырга мөмкин, барысы да Киев һәм Украина лидеры карарларына бәйле, дип белдерде Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков.

Украинадагы махсус операция тәүлек азагына кадәр тәмамланырга мөмкин, барысы да Киев һәм Украина лидеры карарларына бәйле, дип белдерде Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков.

Моңарчы Владимир Зеленский якын арада операцияне тәмамлау планы турында сөйләгән иде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Махсус операция тәмамлансын өчен, украина хәрбиләре коралларын куярга тиеш. Шулай ук Киев низагны җайга салу буенча Мәскәү шартлары белән килешергә тиеш, моны 24 сәгать эчендә эшләргә мөмкин, дип ассызыклады Песков. "Барысы да тәүлек ахырына кадәр тәмамланырга мөмкин. Калганы-Украина дәүләте башлыгының ничек фикерләвенә бәйле", - дип өстәде ул.

Элегрәк Зеленский янә көнбатыш илләреннән Киевка яңа корал бирүләрен сорады. Аның фикеренчә, G7 төркеме илләре ярдәм итсә, Украина кышка кадәр махсус операцияне тәмамлаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading