16+

Украинадагы вазгыятьны балаларга ничек аңлатырга?

Әгәр балалар һәм яшүсмерләр Украинадагы вазгыять турында сораса, җаваптан китәргә ярамый, әмма сак сөйләшергә кирәк.

Әгәр балалар һәм яшүсмерләр Украинадагы вазгыять турында сораса, җаваптан китәргә ярамый, әмма сак сөйләшергә кирәк.

«Беренчедән, әгәр баланы бу борчыса — сөйләшергә кирәк. Икенчедән, моны сак эшләргә һәм, мөмкин булганча, сөйләшүнең кискенлеген йомшартырга кирәк. Өченчедән, бу бала, шуңа башка вакыйгалар белән алыштырырга кирәк, әмма иң мөһиме — җаваптан китмәскә, бала белән диалогка керергә, аңа ярдәм итәргә», — дип сөйләде Татарстанда балаларның психологик сәламәтлегенә багышланган туры эфир вакытында ТР Дәүләт Советы депутаты Алексей Созинов.

Төрле яшьтәге балалар белән сөйләшүнең үз нечкәлекләре бар, дип өстәде Созонов. Әгәр дә бу мәктәпкәчә яшьтәге бала икән, бу мәгълүмат белән ул кыска вакытка кына кызыксынып алырга мөмкин. Әгәр бу башлангыч сыйныф укучысы булса, ниндидер сораулар туарга мөмкин.

«Ә менә яшүсмер белән бу дөньяның нинди катлаулы тбулуы турында сөйләшергә, аңа ата-аналар киңәшен бирергә кирәк», — дип йомгаклады Созонов.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading