16+

Укучы тәрәзәдән сикергәнгә, психолог гаепле?

Яр Чаллыда бер яшүсмер кыз мәктәп тәрәзәсеннән сикереп төшеп, яра алуы турында хәбәр иткән идек. Инде гаеплене дә билгеләгәннәр.

Яр Чаллыда бер яшүсмер кыз мәктәп тәрәзәсеннән сикереп төшеп, яра алуы турында хәбәр иткән идек. Инде гаеплене дә билгеләгәннәр.

Прокуратура хезмәткәрләре Чаллыдагы мәктәп тәрәзәсеннән укучы кыз сикергәннән соң, башланган тикшерүне төгәлләгән. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, яшүсмер, күрәсең, яшьтәшләре белән бәхәсләшеп сикергән. Кыз хастаханәдә дәваланып чыкты.

ТР прокуратурасы матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, бу очракта, шулай да, үз-үзеңне тоту куркынычын ачыкларга һәм әлеге хәлне булдырмый калырга мөмкин булган. Аңлату эшләре белән мәктәп психологы шөгыльләнергә тиеш иде, дип саныйлар прокуратурада.

Мәктәптә укучыларга диагностика үткәрү планы булмаган икән. Моннан тыш, ел дәвамында эш журналы алып барылмаган. Шулай ук, мәктәптә, гомумән, балаларга психологик диагностика уздыру оештырылмаган.

29 нчы гимназия директорына бу вакыйга буенча күрсәтмә бирелгән.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading