16+

Укучыларына коронавирус иярткән укытучыны нинди җәза көтә?

Вакцинациядән баш тарткан укытучылардан махсус расписка яздыралар.

Вакцинациядән баш тарткан укытучылардан махсус расписка яздыралар.

Төмән шәһәрендә мәктәптә укучыларга коронавирус иярткән өчен, укытучыга ярты миллион сумга кадәр штраф салулары ихтимал. Моннан тыш, хәзер төбәктә вакцинациядән баш тарткан укытучылардан махсус расписка яздыралар. Алар вакцинациядән баш тартуның нәтиҗәләре турында кисәтелү хакында имза куячак. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Коронавирустан прививка — үз сәламәтлегең өчен генә кайгырту түгел. Төбәктә укытучы прививка ясатырга теләмичә, гариза яза, аннары авырып китә. Бу хатын дүрт укучыга коронавирус ияртә. Аңа 500 мең сумга кадәр штраф яный. Шунысын да истә тотарга кирәк — әгәр мондый гамәлләр кеше үлеменә китерсә, җинаять җаваплылыгы да каралган, шул исәптән биш елга кадәр иректән мәхрүм итү», — дип сөйләгән Төмән губернаторы урынбасары Ольга Кузнечевских.

Аның сүзләренчә, педагогик составны вакцинацияләү өчен медицина хезмәткәрләре мәктәпкә килергә әзер. Вакцина да җитәрлек, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading