16+

Укытучылар да укый

Бүген 165 нче мәктәп базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан укытучыларның квалификациясен арттыру буенча биш көнлек программага нәтиҗәләр ясалды. Биш көн барышында Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән укытучылар сәләтле балаларны олимпиадаларга әзерләү юлларын һәм методларын өйрәнде. Мөгалимнәр дәресләр барышында олимпиада мәсьәләләрен төзүчеләр, югары уку йорты галимнәре белән аралаша, алардан тәҗрибә...

Бүген 165 нче мәктәп базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан укытучыларның квалификациясен арттыру буенча биш көнлек программага нәтиҗәләр ясалды.

Биш көн барышында Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән укытучылар сәләтле балаларны олимпиадаларга әзерләү юлларын һәм методларын өйрәнде. Мөгалимнәр дәресләр барышында олимпиада мәсьәләләрен төзүчеләр, югары уку йорты галимнәре белән аралаша, алардан тәҗрибә туплый алды. Катлаулы, эксперименталь мәсьәләләр чишкәндә кулланыла торган төрле алымнар белән танышты алар. Әлеге дәресләрнең төп максаты - республиканың муниципаль районнарында белем бирү дәрәҗәсен арттыру.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading