16+

Укытучылар өчен файдалы фестиваль

Алабугада мәктәп укытучыларының Халыкара фестивале үтәчәк. Ул 17-19 август көннәрендә бу шәһәрнең КФУ базасында уздырылачак. Коронавирус белән бәйле киеренке вәзгыять аркасында, форум ике төрле форматта узачак: берсе – педагоглар катнашында, икенчесе – дистанцион рәвештә.

Килүчеләр арасында 400 укытучы булыр дип көтелә. Шуларның 300е – Татарстан вәкилләре.

Фестиваль 2010 елда – Укытучылар елында барлыкка килә. Ул мәгариф һәм фән өлкәсендә булган проблемаларга, укытучының роленә һәм статусына җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү өчен уйлап табыла. Шул елны КФУның Алабуга институтында республика форумы оештырылган, аның төп катнашучылары илнең инновацияләрне үзләштерергә һәм кертергә әзер булган иң яхшы укытучылары булган.

“Фестивальдә 105 мастер-класс, 77 модератор, 5 ачык лекцияләр, 2 бәхәс мәйданчыклары булачак. Мастер-класс педагогка үз белемнәрен бәяләргә һәм аны үстерергә мөмкинлек бирә,” - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

“Бу чарага төрле елларда “Ел укытучысы” исеменә лаек булган педагоглар да киләчәк. Шулай ук ун чит ил модераторлары да катнашачак. Алар арасында Великобретания, Германия, АКШ илләре дә бар,” - дип хәбәр итте КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон.

Фестивальнең тематик юнәлеше ел саен мәгариф үсешенең заман таләпләренә, соңгы тенденцияләренә карап билгеләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading