16+

Ун ел эчендә республикада пошилар саны 116 процентка арткан

Бүгенге көндә республиканың аучылык хайваннары запасларын икътисади бәяләү 2 млрд сумны артык тәшкил итә. Соңгы елда бу күрсәткеч 20 процентка, ә 10 елда 73 процентка арткан.

Бүгенге көндә республиканың аучылык хайваннары запасларын икътисади бәяләү 2 млрд сумны артык тәшкил итә. Соңгы елда бу күрсәткеч 20 процентка, ә 10 елда 73 процентка арткан.

Бу хакта Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков ведомство коллегиясендә хәбәр итте. 

– Үсешнең төп факторы – аучылык ресурсларының, бигрәк тә поши һәм кыр кәҗәсенең артуы. Бу ведомствоның һәм республика аучылык кулланучыларының мөһим казанышларыннан берсе. Ун ел эчендә пошилар саны 116 процентка артты һәм алар бүген 6500 баш исәпләнә, кыр кәҗәләренең саны 825 процентка артып, аларның баш саны – 9079, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading