16+

Ун көн кыл гел игелек кенә

Сентябрь башыннан «Игелек декадасы» старт алды, әлеге хәйрия чарасы «Игелекле Казан» проекты кысаларында, быел өченче мәртәбә үткәрелә.

Ун көн кыл гел игелек кенә

Сентябрь башыннан «Игелек декадасы» старт алды, әлеге хәйрия чарасы «Игелекле Казан» проекты кысаларында, быел өченче мәртәбә үткәрелә.

Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә: «Җәмәгать туклануы предприятиеләре ярдәмендә Борһан Шәһиди урамында «Добрый фудтрак» машиналары мохтаҗларны кайнар ризыклар белән бушлай сыйлый», – диде.


– Игелек декадасы мәктәпләрдәге кечерәк ярминкәләрдән башланган иде, – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин. – Шуннан соң паркларга чыктык. Проектка хәйрия фондлары, хәтта җәнлекләрне яклаучылар да кушылды. Хәйрия чараларында күбрәк кешеләр катнашсын. Шул вакытта гына без үзебезне игелекле Казан дип әйтә алырбыз.

Кайда, нәрсә?
6 сентябрь. Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында «Язмыш бүләге» приюттан этләр алган гаиләләр фотокүргәзмәсе була. 
6-8 сентябрь. «Акчарлак» бассейнында дауна синдромы авырулы балалар йөзү буенча «Бергә җиңәбез» Бөтенроссия ачык турнирында катнаша. Балалар экскурсиягә дә алып барыла.
7-9 сентябрь. «Волга» яшьләр үзәгендә «Игелекле футбол» турниры үткәрелә. Татарстанның 16 командасы көч сынаша. 
8 сентябрь. Горький исемендәге, Урицкий исемендәге, «Континент» паркларында, Горки-Әмәт урман паркында 10.00-14.00 сәгатьләрдә мәктәп укучыларының хәйрия ярминкәләре була. Балалар ясаган әйберләрне сатудан кергән акча хәйрия фондларына күчерелә.
12 сентябрь. Велосипедта узышлар.

«Игелек декадасы» турында dobro.kzn.ru сайтында белешергә була.

                                                                                                                                      фото http://www.kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading