16+

УНИКСның ВИЧ-инфекцияле балаларга ярдәм итте

Казанның УНИКС баскетболчылары уңай ВИЧ-статуслы балаларга мастер-класс уздырган.

Казанның УНИКС баскетболчылары уңай ВИЧ-статуслы балаларга мастер-класс уздырган.

Команданың өлкән тренеры Димитрис Прифтис һәм уенчылар белән бергә балалар «Күңелле стартлар»да катнашкан, төрле уеннар уйнаган. Команданың капитаны Антон Покрашев бәйрәмдә катнашучыларга чәй эчүне оештырган. Балаларның үзләренең теләкләрен белдереп юллаган хатларны Кыш бабайга «җиткерүче» һәм аның ярдәмчесе ролен вице-президент Ольга Ахсанова, махсус проектлар һәм үсеш буенча директор Богдан Богачев, шулай ук спорт менеджеры Клаудио Колдебелла башкарган.

Казан клубы мондый бәла белән көрәшүче гаиләләргә ярдәм иткән фондка рәхмәтен белдерә. «ВИЧ-инфекцияле кешеләрне гадәти тормышка кайтару бик мөһим, алар бернинди дә куркынычлык тудырмый. Бары тик вакытында дәвалану аларны гадәти тормышка кайтара ала» диелә баскетболчылар хәбәрендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading