16+

Урамда битлек киеп йөрү мәҗбүриме?

Татарстан прокуратурасы бу хакта аңлатма бирә.

Урамда битлек киеп йөрү мәҗбүриме?

Татарстан прокуратурасы бу хакта аңлатма бирә.

Кагыйдә бозган өчен штрафларның күләме 30 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Татарстан прокуратурасы коронавирус пандемиясе шартларында битлекләр һәм перчаткалар киюне таләп итте. Татарстан Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында” карары нигезендә татарстанлылар түбәндәгеләрне үтәргә тиеш:

Битлек (респираторлар) һәм перчаткалар ваклап сату объектларында; җәмәгать транспортында, таксида киелергә тиеш.

Бары тик битлекләр (респираторлар) генә - иҗтимагый урыннарда; хезмәт күрсәтү объектларында кию мәҗбүри.

Әгәр татарстанлылар чикләү чараларын бозсалар, кисәтү яки 1 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җәза каралган. Прокуратура фикеренчә, җәмәгать урыннарына - мәйданнар, юллар, урамнар, стадионнар, скверлар, парклар, гомуми файдаланудагы транспорт чаралары, вокзаллар, аэропорт, баскыч мәйданчыклары, автомобиль юллары, сәүдә базарлары, палаткалар, кибетләр, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм җәмәгать туклануы павильоннары, лифтлар һәм башкалар кертелергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading