16+

Урлаган машинасында йокыга киткән

Казанда “Перехват” планына игълан ителгәч “ВАЗ-2106” автомобилен Росгвардия хезмәткәрләре санаулы минутлар эчендә эзләп таба.

Казанда “Перехват” планына игълан ителгәч “ВАЗ-2106” автомобилен Росгвардия хезмәткәрләре санаулы минутлар эчендә эзләп таба.

Иртәнге сәгать 6лар тирәсендә эшкә барырга дип Глушко урамындагы машинасы янына чыккан хуҗа, нидер онытып, өенә кереп китә. Бер минут эчендә берни булмас әле, дип, ачкычын машина йозагында калдыра ул. Яңадан чыгуына исә машинасыннан җилләр искән була. Әлеге кыңгыр эш турында мәгълүмат шунда ук барлык экипажларга тапшырыла.

Хәбәр килүгә 5 минут узамы-юкмы, шәһәр үзәгендә патрульләп йөргән росгвардиячеләр охшаш машинага юлыга. ВАЗ Межлаук урамында туктап тора, салондагы ир рульгә ятып, йокымсырап утырган була. Уятуларына бик кәефсезләнгән ир, салонга йоклап кына алырга аны танышлары кертте, дип алдамакчы була. Әмма Глушко урамыннан алган видеокүзәтү язмалары машинаны нәкъ шушы 60 яшьләрдәге ир куып алып китүен дәлилли. Автомобиль имин хәлдә хуҗасына кайтарылды.

Качып китеп тә караган, элек хөкемгә тартылганы булган ирне туктатып, полиция кулына тапшырдылар. Җинаять Кодексының 166нчы “Угон” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading