16+

Урман һәм юлларда аюлар белән очрашканда нишләргә?

Республика юлларында көрән аюлар белән очрашу очраклары ешайды. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты аюлар белән очрашканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында тәкъдимнәр әзерләгән.

Республика юлларында көрән аюлар белән очрашу очраклары ешайды. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты аюлар белән очрашканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында тәкъдимнәр әзерләгән.

Кыргый хайваннар белән очрашканда, паникага бирелмәскә, күзләренә карамаска (ул моны сезнең тарафтан агрессия дип кабул итә) һәм акрын гына китеп барырга кирәк.

Йөгереп китәргә һәм хайванга арка белән борылырга ярамый. Хайван якынлашкан очракта, аны кискен тавышлар белән куып җибәрергә тырышыгыз.
Шулай уквакытлыча торак – палаткалар, ау өйләре янында, пикник урынында ризык калдыкларын җыештырып куегыз. Лагерьларны ачык урыннарда, тирә-якны күзәтерлек итеп урнаштырыгыз.

Беркайчан да, нинди генә шартларда да, никадәр сөйкемле тоелсалар да, аю балаларына якын бармагыз. Аларны ашатырга яисә үз яныгызга чакырырга омтылмагыз, чөнки аларның янәшәләрендә гел әнкәсе була.

Моннан тыш, белгечләр аюларның гадәттән тыш бал яратулары аркасында умарта ояларына йөрергә яратуларын искәртә.
Умарталыкларны басып чыкмасыннар өчен түбәндәге ысулларны кулланырга мөмкин:

Этләр һәм сакчылар. Махсус ялланган сакчылар һәм өйрәтелгән этләр ерткычлардан саклануның иң яхшы варианты, чөнки территория һәрвакыт контрольдә булачак. Сакларга өйрәтелгән этләр кыргый хайванны бик җиңел сизеп ала һәм хуҗаларын өреп кисәтә. Зур умарталык булганда, каравылчы яллау исә киңәш ителә.

Нык коймалар тоту. Хайван умарталык территориясенә үтеп кермәсен өчен, аны ул аудара яисә вата алмаслык биек һәм нык койма белән әйләндереп алырга кирәк. Иң кулай вариант – тимердән коймалар тоту. Металл койма нык һәм хайванның авырлыгына чыдам булачак. Койманың биеклеге 2 метрдан биегрәк булырга тиеш, иң яхшысы 2,5-3 метр.

Электрлы чыбыклар белән киртәләп алу да кыргый хайваннарны куркыту өчен ышанычлы чара. Койма ясалган чыбыкка кагылганда, сызгыру яки бушка ату тавышы чыга. Хайван электр чыбыгына кагылса, ток бәрүне сизәчәк. Күпчелек очракта бу җитә дә, чөнки аның кабат токка килеп керәсе килмәячәк. Токлы киртәләр кешеләр өчен җәрәхәт алу чыганагы булмасын өчен, аңа куркыныч турында кисәтә торган билгеләр эләләр.
Сигнализация. Хайваннар каты тавышларны яратмый, кискен тавыштан алар куркалар һәм качалар. Сигнализация куеп, шулай ук аларга каршы торырга була.

Белешмә:

Кышкы маршрут хисабы нәтиҗәләре буенча, көрән аюлар Әгерҗе, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Саба һәм Мамадыш районнары урманнарында очрый. Аның саны тотрыклы һәм күп булмаган дәрәҗәдә кала. Узган ел белән чагыштырганда ул 23 тән 26га кадәр арткан.
Исегезгә төшерәбез, көрән аю, төрен саклау максатыннан, Татарстанның Кызыл китабына кертелде. Аңа ау тыела. Әлеге таләпне бозучы җинаять җаваплылыгына тартылачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading