16+

Урыны җәннәттә булсын!

Наил Шаһиев 1952 елда Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районы Әсәй авылында туа.

Наил Шаһиев 1952 елда Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районы Әсәй авылында туа.

Чаллыда 70 нче яшендә танылган архитектор һәм «Энергогражданпроект» проектлаштыру идарәсе җәмгыяте җитәкчесе Наил Шаһиев вафат булган.

Бүген аны җирләү мәрәсиме узган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Наил Шаһиев 1952 елда Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районы Әсәй авылында туа. 1974 елда «Архитектура» белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый.

«Приморгражданпроект» проект институтында эшли, Владивосток, Уссурийск, Находка шәһәрләрендә шәһәр тирәлеген үстерү белән шөгыльләнә.

1978 елда Чаллыга кайта. Монда ул «Татаргражданпроект» проект институтының Чаллы остаханәсендә әйдәп баручы архитектор итеп билгеләнә, аннары күзәнәкле бетон заводының баш архитекторы вазыйфасын башкара, соңрак «Чаллы шәһәр төзелеше» оешмасының проект-конструкторлык идарәсен җитәкли.

Соңгы елларда Наил Шаһиев «Энергогражданпроект» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен җитәкли. Предприятие үзенең Мәләкәс аръягы микрорайонын төзү проекты һәм башка эшләр белән билгеле.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading