16+

Утын алырга акчасы булмаган әбигә бөтенләй чит кешеләр фатир алып биргәннәр

Волгоград өлкәсендә кызы һәм оныгы белән җылытылмый торган шәхси йортта яшәүче әбигә бер таныш булмаган кешеләр фатир бүләк иткәннәр, дип яза "Российская газета".

Утын алырга акчасы булмаган әбигә бөтенләй чит кешеләр фатир алып биргәннәр

Волгоград өлкәсендә кызы һәм оныгы белән җылытылмый торган шәхси йортта яшәүче әбигә бер таныш булмаган кешеләр фатир бүләк иткәннәр, дип яза "Российская газета".

Фатир алу өчен акчаны авыр тормышта яшәүче пенсионер турында сюжет карарганнан соң җыйганнар. Хәйрия чарасында 3 меңгә якын кеше катнашкан.

8 мең пенсиягә яшәүче 72 яшьлек әбинең утын алырлык акчасы юк, ул шуңа урманнан чыбык-чабык җыеп, өен җылытырга мәҗбүр. Кыш чыгу өчен аңа утынга 30 мең тирәсе акча кирәк. Әби турындагы сюжет эфирга чыкканнан соң, аны утынга "күмгәннәр". Башта җирле эшмәкәр алып килеп бирсә, соңрак Мәскәүдән билгесез бер кеше ике машина утын кайтарып аударган.

Җирле хакимият башлыгы Сергей Жестянников та әбинең хәлен белеп киткән. Ул социаль ипотека программасы буенча чиратка басарга яки арендалы торакта яшәп торырга тәкъдим иткән.

Пенсионерга сайлап торырга туры килмәгән. Интернеттагы видеоканалларның берсендә сюжет кабатлап күрсәтелеп, таратылганнан соң, әбигә 3 меңгә якын россияле акча җыйган. 470 меңгә әби заманча йорттан бер бүлмәле фатир алган. Хәзер аны ремонтлап, мебель сатып алырга кирәк. Моның өчен дә изге күңелле кешеләр акча җыярга җыена.

Картлык көнендә ишелеп төшкән бәхеткә әби куанып бетә алмый, ди. Ул фатир алырга булышкан һәр кешегә зур рәхмәтен җиткергән.

Фото: скрин: ВЕСТИ35.РФ / YouTube

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading