16+

«Ирем белән улым төтенгә тончыгып үлделәр. Килен исерек иде...»

Яшь кырыкка якынлаша башлагач, иң зур куаныч – сәламәтлек икән, дидем. Ә бүген үзем өчен яңа ачыш ясадым...

«Ирем белән улым төтенгә тончыгып үлделәр. Килен исерек иде...»

Яшь кырыкка якынлаша башлагач, иң зур куаныч – сәламәтлек икән, дидем. Ә бүген үзем өчен яңа ачыш ясадым...

Кечкенә чакта бабам мотоцикл арбасында алып кайтып биргән көчек бәхетле итсә, үсмер вакытта яраткан кешемнән хат алу җиденче кат күккә менгезә иде. Соңрак бәхетнең гаиләле булуда икәнен аңладым. Яшь кырыкка якынлаша башлагач, иң зур куаныч – сәламәтлек икән, дидем. Ә бүген үзем өчен яңа ачыш ясадым...

Безнең бистәдә һәр атнаның пәнҗешәмбесе – базар көне. Иртән иртүк үзәк урамны тутырып сатучылар тезелешә. Азык-төлек, кием-салым, йорт кирәк-яраклары – ниләр генә сатмыйлар! Мин үзем базарга сирәк йөрим. Барсам да, күбрәк җиләк-җимешкә генә кызыгам.

Менә бүген дә, авылга кайтасы бар, әти-әниемә күчтәнәчкә тәмле өрек-күрәгә алыйм әле, дип киттем. Җимешләр сатучы ир белән хатынны бөтен бистә белә. Арзан да, тәмле дә аларда. Җимеш сайлаган арада сатучы хатын белән ирнең сөйләшүенә игътибар иттем. "Әбине өенә илтеп куй инде", – ди хатын. "Соболь" машинасының ян ишеге ачык, тупсасында таякка таянган бер әби утыра. Сатучы ир "юк" димәде диюен, ләкин әбине өенә илтеп кую аңа шактый мәшәкать тудырачагы йөзенә чыккан иде. Кеше сүзенә кысылырга яратмасам да, бу юлы моның файдага гына буласын аңлап: "Әйдәгез, үзем илтеп куям, – дидем. – Кайда яшәвен беләдер бит әби? Юлны күрсәтә аламы?" Сатучы хатынның йөзе кояштай балкып китте: "Ай, рәхмәт, белә, күрсәтер!" – дип әбинең әйберләрен җыя башлады.

Әби – бу ир белән хатынның "даими клиентлары" икән. Ике пакет ризык җыйган. Карт кешегә моның кадәр әйберне күтәреп кайтырга авыр, әлбәттә, дип уйладым. Ә карчык машина бусагасыннан торуга, тагын да ныграк гаҗәпләндем. Әби сорау билгесе кебек бөкре булып чыкты, утырып торганда игътибар итмәгәнмен икән. Атлавы да бик әкрен, кем әйтмешли, аяк башыннан аяк башы үтми. 

Машинамны якынгарак алып килеп, әбине утыртып кайтып киттем. Карчыкның аң-зиһене бик ачык, колагы яхшы ишетә булып чыкты. Машинага утыруга, үзе турында сөйләп китте ул. 

"Мин бу бистәдә беренче йорт салынганнан бирле яшим инде", – диде. (Бистәнең оешуына кырык елдан артык). Әби гомер буе балалар бакчасы мөдире булып эшләгән. "Пенсиягә чыккач та өч ел эшләдем әле, куып җибәрмәделәр, – дип елмайды карчык. – Инде өйдә утырырмын дип уйлаган идем, бер юлы, киленем янына хастаханәгә баргач, анда санитаркалар җитмәвен әйттеләр. "Кадрлар бүлеге кайда?" – дип сорадым. Шул көнне үк эшкә дә урнаштым. Әле алай гына да түгел, шәфкать туташына укып, 14 ел хастаханәдә эшләдем. Чынлап торып пенсиягә чыгуыма биш кенә ел әле".

Шул арада әбинең өе янына да килеп җиттек. Чү, бу өйдә берничә ел элек янгын булган иде бит?! Әби, минем сораулы карашымны күреп булса кирәк, сүзне үзе башлады: "Өч ел элек янгын булды. Ирем белән улым төтенгә тончыгып үлделәр. Килен исерек иде, "балалар өйдә калды", дип кычкырды да, ирем белән улым оныкларны коткарырга кереп киттеләр, шуннан чыга алмадылар... Ә оныклар бөтенләй өйдә булмаган, Аллаһның рәхмәте, күршеләрдә калганнар".

Ул вакытта, янгынны күрсәм дә, анда һәлак булганнар барлыгын да, бу йортта кемнәр яшәвен дә белми идем. Бистә зур булгач, күпчелек, күршеләр белән генә аралашабыз шул...

Әби, машинадан төшүгә, сүзен дәвам итте: "Оныкларны тәрбиягә бик яхшы хатын алды. Үзе укытучы, өч баласы бар, безнең ике баланы да сыендырды. Ульянда яшиләр". Карчыкның оныклары өчен күңеле тыныч булуы сизелә иде. "Ә монда үзегез генә яшисезме?" – дип сорадым әбидән. "Әйе, икенче улым бик үзләренә чакыра да, болай йөреп торганда бармыйм әле. Кулдан тәлинкә төшеп китеп ватылган чаклар да була. Иртүк уянам, торып йөрим. Кеше борчыйсым килми. Үз өемдә – үз көем. Менә, бакчам да бар. Кишер, чөгендер, суган, кабак үстерәм. Тиздән чияләр өлгерәчәк. Иртә өлгерә торган сорт бу. Өлгергәч, җыеп алып китегез", – диде карчык, өй каршында үсеп утыручы куакларга ымлап.

Тагын шактый озак сөйләштек әле әби белән. Дөресрәге, ул сөйләде, мин тыңладым. Диагнозларын да, ничек итеп поликлиникага бушлай бирелә торган даруларга йөрүен дә, бакчасының кайсы почмагында нинди чәчәк үсүен дә сөйләде ул.

Инде кайтыр юлга чыккач, әбинең исемен дә, аңа ничә яшь булуын да сорамаганлыгымны аңладым. Хәер, минем өчен бу бер генә дә мөһим түгел иде. Шушы барлы-юклы ярты сәгать вакыт эчендә бер нәрсәгә төшендем: бәхет яшьлектә дә, хәтта сәламәтлектә дә түгел (бу әбине һич кенә дә сәламәт дип булмый), ә чынбарлыкны ничек бар, шулай кабул итүдә, тормышны өзелеп яратуда икән бит!

Рамилә Уваева

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading