16+

Узган атнада иң еш һәм сирәк кушылган исемнәр билгеле

Узган атнада, 24-30 нчы июльдә, Татарстан башкаласында 410 бала туган: 205 малай һәм шул ук санда кызлар.

Узган атнада, 24-30 нчы июльдә, Татарстан башкаласында 410 бала туган: 205 малай һәм шул ук санда кызлар.

Иң кечкенә авырлыктагы бала 550 грамм булган, иң зурысы – 5560 грамм.

Казанлылар үз балаларына Артем, Тимур, Арсений, Дмитрий, Роман, Михаил, Лев, Амелия, Ясминә, Милана, Әминә, Кира, Анна һәм Ева исемнәрен аеруча яратып кушканнар, Антип, Гәрәй, Ролан, Вильдан, Диас, Яромир, Ясения, Афдалия, Амилина, Яминә һәм Сальма кебек сирәк исемнәр дә бирелгән.

Узган атнада 377 никах теркәлгән, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның беренче яртыеллыгында Казанда 9,2 меңнән артык бала туган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,1% ка күбрәк. Яңа туган балалар арасында 4801 малай һәм 4399 кыз булган, дип яза kzn.ru.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading