16+

Узган ел Татарстан федераль бюджетка 24 миллиард сум таможня җыемы керткән

Узган ел Татарстан федераль бюджетка 24 миллиард сум таможня җыемы керткән

Россия Федерациясендә узган елгы нәтиҗәләр буенча Татарстан таможнясы "Эчке таможняның иң яхшы коллективы" номинациясендә беренче урынга лаек булган.

- Утыз елга тәүге мәртәбә яуланган җиңү бу. Әлбәттә, хезмәт күрсәткечләребез дә яхшы,- дип, сөенечләре белән уртаклашты Татарстан таможнясы җитәкчесе Альберт Мавликов "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә. - Федераль бюджетка узган ел 24 миллиард сум таможня җыемы керттек.

Татарстанның 995 юридик һәм физик заты узган ел 121 ил белән икътисади эшчәнлек алып барган. Товарлар зур партияләрдә Һиндстанга, Польшага, Венгриягә, Украинага һәм Кытайга чыгарылган. Республика үзе исә Германиядән, Кытайдан, АКШтан, Төркиядән, Италиядән күпләп товар керткән. Быел тышкы икътисади эшчәнлектәге активлар сафына Куба белән Канада да кушылган.

"Казан" халыкара аэропортында быелның ике аенда 53 697 пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Апрельдән airBaltic авиакомпаниясе Рига-Казан-Рига даими рейсларын үткәрергә керешә. Март аенда Таиландның Утапао шәһәренә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Әль Мактаум шәһәренә, Төркиянең Анталия шәһәренә чартер рейслары башлана.

- Испаниягә, Грециягә, Кипрга авиарейслар ачу планлаштырыла. Быел булачак Конфедерация кубогы, шулай ук футбол буенча 2018 елда узачак Дөнья чемпионаты пассажирлар агымын нык арттырачак,- диде Альберт Мавликов.

Татарстан таможнясы үз эшчәнлекләренә электрон технологияләрне актив рәвештә кулланышка кертә. Хезмәткәр тарафыннан товарга декларация әзерләү уртача ике сәгать дәвамында башкарылса, автомат-электрон тәртиптәге декларация тутыруга 2-3 минут та җитә.
Росфиннадзор хезмәте бетерелү сәбәпле, 2016 елдан башлап чик аша акча-валюта әйләнешен Таможня хезмәте күзәтчелектә тота.

- Россиягә чик аша кергәндә яки башка илләргә чыкканда акчаң 10 мең доллардан артса, ул таможня декларациясендә күрсәтелергә тиеш. Шушы таләпне үтәмәгән өчен быелның ике аенда унбиш административ эш кузгатылды. Салкын корал йөртү, рөхсәт ителгән күләмнән күбрәк итеп алкоголь эчемлек алып чыгу яки алып керү, наркотиклар ташу тыела. Җәнлек, кош карачкыларын (чучело) чик аша йөртергә рөхсәт юк. Мәсәлән, крокодил карачкысы, документлары булмаганы өчен, физик заттан конфискацияләнеп, федераль университет музеена тапшырылды,-дип кисәтте таможня хезмәте генерал-майоры Альберт Мавликов.

Интернет-кибет белән эш йөрткән очракларда, аеруча Кытай форумнарында, сак булу зарур. "Ябыгу өчен" диелгән чәйдә, кофеда, чудо-капсулада һәм фитнес белән шөгыльләнгәндә кулланылучы продуктларда көчле тәэсирле химик матдәләр булуы ихтимал. Шифр ясау (криптография) мөмкинлегенә ия мобиль телефоннарны, смартфоннарны, планшет компьютерларны, ноутбукларны һәм башка техник җайланмаларны интернет - кибет аша кайтартырга, заказ бирергә ярамый. Россиядә кайсы модельләрдәге электрон товарларга рөхсәт булуын Евразия икътисади комиссиясенең бердәм нотификация реестрыннан карарга була.

Евразия икътисади берлегенең Таможня кодексы быелның 1 июлендә гамәлгә куелыр дип ниятләнелә. Евразия икътисади берлегенә Россия, Белорусия, Казахстан һәм Кыргызстан керә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading