16+

Узган елда туберкулез булу-булмавына 65 меңгә якын мигрант тикшерелгән

Туберкулез белән авыручы 29 пациент ачыкланган.

Туберкулез белән авыручы 29 пациент ачыкланган.

Узган ел Татарстанда туберкулезны ачыклау максатыннан 64 168 мигрант медицина тикшерүе узган. Бу 2021 елның шул ук чорына караганда 20 меңгә күбрәк. Бу хакта матбугат конференциясендә «Республика туберкулезга каршы клиник диспансеры» ДАССОның баш табибы Алексей Алексеев хәбәр итте.

"Туберкулез белән авыручы 29 пациент ачыкланган. Аларның кайберләре безнең илдә калды, ә кайберләре дәвалану өчен туган илләренә китте. Бездә тикшерү узган чит ил гражданнары арасында авыру очраклары ике тапкыр диярлек кимеде", - диде спикер.

Баш табиб сүзләренчә, 2018 елда 1 мең чит ил кешесенә бер туберкулезлы авыру туры килгән, ә инде 2022 елда һәр 2 мең мигрантка бер булган. Әмма авырулар саны кимүгә карамастан, чит ил кешеләре арасында авыру очраклары төбәкнең даими яшәүчеләренә караганда 1,8 югарырак.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading