16+

Узган тәүлектә 67 татарстанлы коронавирус йоктырган

Мондый рекордлы санның булганы юк иде әле.

Мондый рекордлы санның булганы юк иде әле.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 67 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Тәүлек дәвамындагы авырып китү күрсәткечләре - соңгы 6 айда иң зур күрсәткеч булып санала. Хәер, 24 майда Татарстанда тәүлегенә 90 йоктыру очрагы теркәлгән иде, шуннан соң бу күрсәткеч түбәнгә тәгәрәде.

Бүгенге көндә республикада СОVID-19 белән зарарлануның гомум алганда 9 111 очрагы ачыкланган. Алдагы көнгә үсеш темпы һәм авыручылар саны буечна атналык үсеш 0,7% тәшкил итә.

Пандемия башыннан бирле Татарстанда 434 очракның читтән кайткан кешеләрдә ачыклануы теркәлгән - бу гомуми санның 5%ы. 92 кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калганнары - төрле төбәкләрдә. "Читтән кайтучы" хасталарның төп өлеше Мәскәүдән кайткан - 162 кеше.
Тәүлек эчендә республикада коронавирустан 19 пациент терелгән, пандемия игьлан ителгәннән бирле ул сан - 7 998 тәшкил итә, дип сөйләде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Тулаем алганда, вәзгыять үзгәрешсез, эш агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять нигезендә алып барыла, дип күрсәтте министр урынбасары.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading