16+

Вафирә Гыйззәтуллина исемен мәңгеләштерәчәкләр

Казанда РСФСРның атказанган артисткасы, ТАССРның халык артисткасы Вафирә Гыйззәтуллинаның истәлеге мәңгеләштерелә.

Казанда РСФСРның атказанган артисткасы, ТАССРның халык артисткасы Вафирә Гыйззәтуллинаның истәлеге мәңгеләштерелә.

Мемориаль тактаны ул яшәгән Татарстан урамындагы 7нче йорт фасадына урнаштырачаклар. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланган. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Мемориаль такта урнаштыру инициативасы белән ТР Мәдәният министрлыгы һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе чыкты. Элмә тактага «Бу йортта 1981-2000 елларда күренекле татар җырчысы, РСФСРның атказанган артисткасы, ТАССРның халык артисткасы Вафирә Мөхәммәтдин кызы Гыйззәтуллина яши» дип язылачак. Язма рус һәм татар телләрендә эшләнәчәк.

Вафирә Гыйззәтуллина 1946 елның 13 февралендә Камай авылында (хәзерге Татарстанның Менделеевск районы) туган. 1965 елда Казан музыка училищесын, 1974 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1974-1975 елларда М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры солисты булып эшли. 1975-1994 елларда – Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әйдәп баручы солисты, 1997-2001 елларда – «Татарстан» ГТРК эстрада оркестры солисты. 2001 елның 17 сентябрендә автоһәлакәттә һәлак булды.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading