16+

Вакцина ясаткан көнне ял бирәчәкләр?

Россия эш бирүчеләре хезмәткәрләренә коронавирустан вакцинация узу өчен ял көне бирә алачак.

Россия эш бирүчеләре хезмәткәрләренә коронавирустан вакцинация узу өчен ял көне бирә алачак.

Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы рекомендацияләре буенча, әлеге карар эш бирүче тарафыннан мөстәкыйль кабул ителәчәк.

«Эш бирүчеләргә профсоюз (булган очракта) белән берлектә хезмәт коллективы арасында аңлату эшләре оештырырга киңәш ителә. Вакцинация узу өчен хезмәткәрләргә өстәмә ял көне бирергә», — диелә 23 июльдә бастырылган документта.

Билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин Россиядә вакцинацияләү темпларын көчәйтергә, халык арасында аңлату эшләрен активлаштырырга чакырды.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading