16+

Вакцинаны сынау өчен балалар юк: барысы да ковид белән чирләгән

Мәскәүдә бер тапкыр да ковид белән чирләмәгән 6-11 яшьлек балаларның булмавы ачыкланган.

Мәскәүдә бер тапкыр да ковид белән чирләмәгән 6-11 яшьлек балаларның булмавы ачыкланган.

Бу хакта “Спутник М” вакцинасын сынау өчен балалар эзләүче Александр Гинцбург әйткән.

“Коронавирус йоктырмаган балаларны табу мөмкин түгел. Барысында да антитәнчекләр бар. Бер тапкыр да чирләмәгән балаларны Мәскәүдән кала башка төбәкләрдә эзләп карау нияте бар иде, әмма бу реаль түгел”, - ди галим.

Шуңа күрә Гинцбург клиник тикшеренүләр беркетмәсенә үзгәрешләр кертергә җыена. Ул антитәнчекләрнең чиген ноль дип түгел, 100 дип үзгәртергә тели. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading