16+

«Вазгыять контрольдә тотыла»

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы Вадим Костюнин әйтүенчә, соңгы елларда наркотиклар белән вазгыять һәрдаим контрольдә тотыла. Әлеге матдәләрне кулланып, учетта торучыларның саны өч процентка кимегән һәм бүген алар 17,5 мең кешене тәшкил итә.

Наркотик һәм психотроп матдәләр кулланудан үлгән кешеләр саны 15,6 процентка кимегән. Шулай ук әлеге халәттә җинаять кылучылар саны да 8,2 процентка азайган.
2018 елда наркотиклар кертелә торган 40 канал ачыкланган һәм юк ителгән, шуларның 16сы – транзит юлы аша. Узып баручы елның тагын бер уңышы – бүлек материаллары буенча Россия Федерациясенең 210нчы маддәсе буенча өч җинаять эше кузгатылган.

Җитәкче бәяләвенчә, бу – рекордлы күрсәткечләр.
Вадим Костюнин белдергәнчә, министрлык һәм ведомстволар белән берлектә уздырылган төрле чаралар һәм акцияләрнең дә роле зур. «Үлем белән сату итүне хәбәр ит», «Россия балалары», «Наркотикларга каршы десант – үз юлыңны сайла», «Мәк» акцияләре – әнә шундыйлардан.
2018 елның иң зур резонанс тудырган эше 29 октябрьдә булды. Моны хәтта министр Владимир Колокольцев та билгеләп узды. Ул вакытта Россиянең төрле төбәкләрендә 20 фигурант кулга алынды, тоннага якын наркотик матдә, 15 лаборатория, алты машина, ялган документлар, 15 кг ялган препарат юк ителде. Бер лаборатория керү-чыгу юллары ябылган караңгы бер авыл эчендәге иске генә йортта урнашкан иде. Андагы синтетик агу исенә түзеп булмаслык иде. Безнең органнарга противогаз киеп эшләргә туры килде. Бу йорт инде яшәп булмаслык дәрәҗәгә килгән иде, – диде Вадим Костюнин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading