16+

«Великолепный век» фильмы актеры Казанга Мөселман кинофестиваленә килә

Казанда 24-30 апрель көннәрендә XIV Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. «Татаркино» директоры һәм фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова матбугат очрашуында хәбәр итүенчә, быел әлеге чарага Россия кинематографлары йолдызлары Лариса Удовиченко, Светлана Немоляева һәм Олег Тактаров киләчәк.

Шулай ул фестиваль кунаклары арасында танылган рәссам һәм композитор Микалоюс Чюрленисның оныгы да булачак. Рокас Зубовас киң җәмәгатьчелек арасында пианинода уйнаучы һәм актер буларак билгеле. Ул «Письма Софии» фильмында уйнаган.

Моннан тыш, фестивальгә «Великолепный век» фильмы актеры Селим Байрактар, Алексей Петрухин (ул махсус күрсәтү өчен «Последнее испытание» фильмын тәкъдим итәчәк), Борис Грачевский киләчәк дип көтелә.

Ә фестивальнең ачылыш тантанасын быел – театр һәм кино актрисасы Юлия Рутберг, ябылу чарасын театр һәм кино актеры, кинорежиссер Россиянең атказанган артисты Андрей Мерзликин алып барыр дип планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading