16+

«Велоигелек» акциясенә кушыл!

Казанлылар иске велосипедларын икенчел куллану өчен тапшыра ала. Әлеге велосипедлар төзекләндерелә һәм аз керемле гаиләләргә бүләк ителәчәк.

Казанлылар иске велосипедларын икенчел куллану өчен тапшыра ала. Әлеге велосипедлар төзекләндерелә һәм аз керемле гаиләләргә бүләк ителәчәк.

Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә. «Велоигелек» акциясе үз эченә хәйрия, социаль һәм экологик өлешләрне ала, иске һәм кулланылмый торган велосипедларны утилизацияләргә, республикада велохәрәкәт һәм велокультураны үстерүдә һәм мохтаҗ балаларга ярдәм итә. Беренче велосипедларны волонтерлар «Игелекле эшләр» фонды тәрбияләнүчеләренә бүләк иттеләр. Активистларның максаты – бер ел эчендә бер мең велосипед җыю.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading