ТНВ каналы алып баручысы Венера Аитова икенче тапкыр әни булды!
Ир бала 21 сентябрь көнне көндезге сәгать 3тә Казанның бала тудыру йортында туган. Буе – 53 см, авырлыгы – 3836 грамм. “Аллаһка шөкер, бездән дә бәхетле кеше юк бүген!” - дип язган Венера.
Әле 19 сентябрьдә генә олы улы Гомәргә ике яшь тулган иде.
Венераны икенче тапкыр әни булуы белән котлыйбыз!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
5
0
Комментарийлар