Матди ярдәм тыл хезмәтчәннәренә дә каралган.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә Җиңү көне алдыннан, 10 меңнән алып 25 мең сумга кадәр пособие түләнеләчәк. Бу түләүләр Мәскәүдә яшәүчеләргә каралган.
Шәһәр мэры Сергей Собянин пособие түләү хакында йөкләмә бирде, диелә “РИА Новости” хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
0
Комментарийлар