16+

Ветераннарга бушлай юридик ярдәм күрсәтәләр

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, Татарстан Юстиция министрлыгы 28 апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештырачак.

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, Татарстан Юстиция министрлыгы 28 апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештырачак.

Әлеге хезмәт Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм ветераннар күпләп яшәгән башка районнарда күрсәтеләчәк. Юридик ярдәм күрсәтү чарасында Россия пенсия фондының Татарстан бүлеге, Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, Татарстанның медик-социаль экспертиза баш бюросы, Татарстан Юстиция министрлыгы, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Дәүләт торак инспекциясе, Казан Башкарма комитетының Җир һәм милек мәсьәләләре, шулай ук Торак сәясәте комитеты вәкилләре, адвокат, нотариуслар катнашачак.

Казанлылар бушлай юридик ярдәм сорап 28 апрельдә сәгать 10.00-13.00 гә кадәр Халыклар дуслыгы йортына (Казан, Павлюхин ур., 57 йорт, 1 к) мөрәҗәгать итә ала. Анда 4, 5, 25, 43, 68, 71, 77 нче номерлы автобуслар бара. "Павлюхин урамы тукталышы"нда төшәргә кирәк. Әлеге чара турында тулырак мәгълүматны (843) 223-02-13 телефоны аша белешергә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading