16+

ВИЧ-инфекциялеләр тышкы яктан бик тә нормаль күренә — әлеге авыруларга ярдәм итү фонды җитәкчесе

ВИЧ-инфекциясе күпчелек очракта җенси юл белән йоктырыла. Бу хакта интервьюда Андрей Кузьминга балаларга, хатын-кызларга, ВИЧ инфекцияле яшьләргә ярдәм фондына нигез салучы Светлана Изамбаева сөйләде

"ВИЧ-инфекцияле кешеләр - наркотиклар кулланучы кешеләр түгел. Алар - үз гаиләләрендә яшәүче кешеләр, алар 35 яшьтән өлкәнрәкләр", - дип аңлатма бирде Светлана. 

Элегрәк ВИЧны кешеләр наркоманнар һәм фахишәләр авыруы дип кабул итә иде. Изамбаева билгеләп үткәнчә, шул вакыттан бирле күп нәрсә үзгәрде, ләкин авырулар турында алдан уйланылган фикер үзгәрми, шул килеш кала.

"Безнең фондта торучы хатын-кызлар матур һәм адекват. Кайберләре ике-өч эштә эшли. Күбесенең балалары бар, аларның һәркайсының үз тарихы. Банкирлар, педагоглар, директорлар, чәчтарашлар, сатучылар, стилистлар. ВИЧ-инфекцияле кеше тышкы яктан бик тә нормаль күренергә мөмкин", — дип сөйләде Светлана Изамбаева.

"Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью" программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 һәм якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

Чыганак: "Татар-информ" МА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading