16+

Виктор Цойны искә алып

Иртәгә Казанның социаль көнкүреш музеенда җырчы Виктор Цойны искә алу кичәсе була.

Иртәгә Казанның социаль көнкүреш музеенда җырчы Виктор Цойны искә алу кичәсе була.

Чараны оештыручылар "Цой кире кайта" дип исемләнгән моноспектакль әзерли. Виктор Цой ролен "Болактагы театр" дан яшь актер Решат Эргашев уйный. Бәйрәм кунаклары тамашачыда зур кызыксыну уяткан 1988 елда төшерелгән "Игла" фильмын да карый алачак.

Виктор Цой белән дус булган "Кино" төркеме - җырлар башкарачак. Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге - тамашачылар "Цой стенасын" төзүдә катнаша алачак. Музейның бер стенасында теләгән кешеләр рәхәтләнеп граффити төшерә алачак. Чара сәгать 13:00дә башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading