16+

Вирусолог Россиядә коронавирус эпидемиясенең «иң югары ноктасын» фаразлаган 

Россиядә коронавирус таралуының хәлиткеч чоры бер айдан соң башланырга мөмкин.

Вирусолог Россиядә коронавирус эпидемиясенең «иң югары ноктасын» фаразлаган 

Россиядә коронавирус таралуының хәлиткеч чоры бер айдан соң башланырга мөмкин.


Бу хакта НСН телеканалында медицина фәннәре докторы, РАЕН һәм Нью-Йорк фәннәр академиясе әгъзасы Анатолий Альштейн белдерде. 
«Россиядә пандемия акрын бара. Дөрес, Италия кебек илдә өч-дүрт атна элек шулай ук хәл җитди түгел иде, ә хәзер анда зур һәлакәт", - дип билгеләп үтте белгеч. Аның фикеренчә, илдә кертелгән чикләү чаралары коронавирус инфекциясе таралу темпларын киметергә ярдәм итәчәк. "Мин алар уңай йогынты ясарга мөмкин дип уйлыйм. Кешеләрне бер-берсеннән изоляцияләргә кирәк. Бу инфекция таралуны туктатырга ярдәм итәчәк", - дип саный Альштейн.COVID-19 

Шул ук вакытта эксперт күтәренкә кәефтә булу өчен ялгызың гына  саф һавада йөрергә киңәш итте. Элегрәк Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы академик Николай Брико Россиядә коронавирус таралу апрель азагы - май башында кимүгә барачак, дип белдергән иде. 
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яңа пандемиянең кабынуын игълан итте. ВОЗның соңгы мәгълүматлары буенча, бөтен дөньяда теркәлгән йоктыру очраклары саны 570 меңнән артып киткән. Иң күп йоктыручылар АКШта ачыкланган - 120 меңнән артык. Шул ук вакытта Италиядә иң күп үлем-китем очрагы - ун меңнән артык. Россиядә 1264 йоктыру очрагын ачыклаганнар. 

Россиядә һәм дөньяда COVID-19 белән вәзгыять турындагы соңгы мәгълүматлар стопкоронавирус.рф порталында тәкъдим ителгән.
 

Чыганак: ria.ru
Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading