16+

Җәвит Шакиров начар гадәте турында сөйләде

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызыклы фикер язган.

Җәвит Шакиров начар гадәте турында сөйләде

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызыклы фикер язган.

"Без йорт төзегән вакытта Зөлфиянең миңа әйткән бер сүзе мәңге онытылмый. Минем бер начар гадәт бар. Эшне иртәгәгә калдыру. Ә Зөлфия ул башлаган эшен ярты юлда калдырмый. Йорт төзегәндә дә: "Җәвит! Өйне төзи башлагач, сузарга ярамый. Бәяләр көннән-көн арта, озакка сузсаң, бер җирен эшлисең, икенче җире ишелә башлый! Тимерне кызуында сугарга кирәк!" - дип мине бораулап торды. Дөресе дә шулай!" - дип язган Җәвит Шакиров.

Моңа өстәп җырчы "Сузарга ярамый" дигән шигырь дә иҗат иткән. Анысын Җәвит абыйның аккаунтына кереп укый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading