16+

Вице-мэр коронавирус китереп чыгарган өзлегүдән үлгән

Туганнарының кайгысын уртаклашабыз...

Туганнарының кайгысын уртаклашабыз...

Уфа вице-мэры Гөлнара Вәлиева коронавирус китереп чыгарган өзлегүдән үлгән, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат үзәге.

Шәһәр хакимияте һәм шәһәр советы COVID-19 нәтиҗәсендә килеп чыккан өзлегүләр аркасында Вәлиева Гөлнара Галимҗан кызы вафат булуы сәбәпле, кайгы уртаклаша, диелгән.

Гөлнара Вәлиева 1972 елда Стәрлетамак районы Морзаш авылында туган. Стәрлетамак районы хакимиятендә бюджет тармагында эшләгән. 2017 елда Уфа мэрының урынбасары, финанс идарәсе башлыгы.

29 сентябрьдә, 35 көн коронавирус белән авырганнан соң, Уфа мэры Өлфәт Мостафин вафат булган иде.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X