16+

Владимир Леонов халык сорауларына җавап бирә

6 июль көнне "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә җәйге вакытта балалар һәм яшьләрнең ялын тәэмин итү, аларның сәламәтлегенә кагылышлы темалар буенча гражданнарны кабул итү булачак.

Сорауларга Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов җавап бирәчәк. Гражданнарны Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31/7 йорт адресы буенча сәгать 14.00дән 16.00гә кадәр кабул итәчәкләр. Ахырдан сәгать 15.00гә кадәр муниципаль оешма җитәкчеләре, яшьләр үзәкләре вәкилләре һәм башка кызыксынган затлар катнашында әлеге темага түгәрәк өстәл узачак.

Әлеге хакта тулырак мәгълүмат алу, очрашуга язылу өчен 238-10-00 телефоны аша шалтыратырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading