16+

Владимир Леонов: «Конфедерацияләр Кубогына Россия шулкадәр әзер булыр дип көтмәгәннәр дә»

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, 2018 елдагы Дөнья чемпионаты Конфедерацияләр Кубогы кебек булачак. Бары тик форматы ике тапкыр зурая.

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, 2018 елдагы Дөнья чемпионаты Конфедерацияләр Кубогы кебек булачак. Бары тик форматы ике тапкыр зурая.

- Конфедерацияләр Кубогы чемпионат алдыннан репетиция генә. Киләсе елга стадионда, оештыру эшләрендә берничә вак-төяк әйберне генә үзгәртәсе була. Гомумән, Конфедерацияләр Кубогына Россия шулкадәр әзер булыр дип көтмәгәннәр дә, - ди Владимир Леонов.

Хәзер билет белән кызыксынучылар да арткан. Ярымфиналга 3000 билет сатылган. Министр сүзләренчә, 28 июнь көнне кемнәр уйнаячагы билгеле булгач, футбол карарга теләүчеләрнең саны әле тагын артачак.

-Бу юлы стадион тулыр дип уйлыйм. Зур чиратлар булмасын өчен матчка алданрак килегез. Без kzn2018.com сайтында стадионга алырга ярамаган әйберләрнең исемлеген язып элдек. Чиратны тоткарламас өчен үзегез белән зур кулчатырлар, профессиональ фотоаппарат алмагыз, - ди Владимир Леонов.

Матчка кадәр Fan-ID җанатар баспортын булдырмаганнар өчен "Казан-Арена" каршында махсус чатырлар эшлиячәк.

Казанда узган беренче матчка - 1500 мексикалы, 500 Португалия җанатары килгән иде. Германия - Чили уенына 2000-2500 чит ил кешесе көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading