16+

Владимир Леонов: «Тест матчларында Россия җыелмасы уңышсыз чыгыш ясаганнан соң халыкның безнең футболчыларга ышанычы кимеде»

Бүген Мәскәүнең “Лужники» стадионында Футбол буенча дөнья чемпионатының беренче матчы була. 18.00 сәгатьтә Россия футболчылары СогудГарәпстанына каршы уйный.

Бүген Мәскәүнең “Лужники» стадионында Футбол буенча дөнья чемпионатының беренче матчы була. 18.00 сәгатьтә Россия футболчылары СогудГарәпстанына каршы уйный.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов Чемпионатта Россия өчен җан атачагын әйтте.

- Тест матчларында Россия җыелмасы уңышсыз чыгыш ясаганнан соң халыкның безнең футболчыларга ышанычы кимеде. Көймәгә нинди исем кушсың, ул шулай йөзәчәк. Ил җыелмасының беренче уены Согуд Гарәпстанын җиңүдән башланыр дип өметләнәм. Аннан соң Мисыр, Уругвай белән уйныйсы бар. Россия өчен бөтен ил белән җан атачакбыз, - диде Владимир Леонов.

Чит ил командасыннан министр Колумбиялеләргә җиңү тели икән. Владимир Леонов Чемпионатта Япония, Австралия, Бельгия, Бразилия дә үзен яхшы яктан күрсәтер дип фаразлый.

Алисә Шәрәфиева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading