16+

Владимир Леонов яңа вазифага билгеләнде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Леоновны Татарстанның спорт министры итеп билгеләү турындагы указга кул куйган.

Владимир Леонов яңа вазифага билгеләнде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Леоновны Татарстанның спорт министры итеп билгеләү турындагы указга кул куйган.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

Владимир Леонов 1977 елның 25 августында Казанда туган. 1995 елда - Казан дәүләт технология университетын, 2000 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Икътисадчы, кыйммәтле кәгазьләр базары белгече (бакалавр).

В.Леонов ТР ШТК яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры, «Дүрт татар» телевизион иҗат берләшмәсе ҖЧҖ директоры, «2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе»нең генераль директоры, «Рубин» футбол клубы генераль директоры вазифаларын башкарган.

2014 елның февраленнән РФ вице-премьеры Игорь Шуваловның беренче ярдәмчесе булды.

2014 елның 17 сентябреннән бүгенгә кадәр, Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә, Владимир Леонов Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры булып эшләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading