16+

Владимир Путин балалы гаиләләрне торак сатканда салымнан азат итәргә йөкләде

Владимир Путин балалы гаиләләрне торак сатканда салымнан азат итәргә йөкләде.

Владимир Путин балалы гаиләләрне торак сатканда салымнан азат итәргә йөкләде.

Тиешле төзәтмәләрне 1 ноябрьгә кадәр әзерләргә кирәк.

Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә һәм Дәүләт Думасына ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне яңа торак сатып алу өчен искесен сатканда НДФЛ түләүдән азат итүче төзәтмәләрне кертергә йөкләде, дип хәбәр итә РИА Новости. Владимир Путин искә төшергәнчә, милектә 5 елдан да азрак булган торакны сатканда керем салымы түләнә. Әмма, дәүләт башлыгы фикеренчә, бу сумма кайчакта гаиләгә мөмкин кадәр тизрәк торак алу өчен кирәк була. Төзәтмәләр әзерләүне ил президенты 1 ноябрьгә кадәр йөкләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading